Татарстан Югары судының суд коллегиясе Дәрвишләрдә битум түгелү факты буенча гаепләнүченең апелляция жалобасы буенча җинаять эшен карады

2015 елның 31 марты, сишәмбе

2015 елның 24 февралендә Татарстан Республикасы Югары судының Җинаять эшләре буенча суд коллегиясе хөкем ителгән Диана Нургалиеваның апелляция жалобасы буенча җинаять эшен ачык суд утырышында карады. “ИнвестРиэлт” риэлтерлык агентлыгы директоры Диана Нургалиева җирне зарарлы хуҗалык эшчәнлеге продуктлары белән пычратуда, атап әйткәндә Казан шәһәре Совет районындагы Дәрвишләр бистәсенең урман массивында 2 мең тоннадан артык күләмдә битум түгелүгә гаепле дип табылган. Табигать саклау законнары бозылуны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары 2013 елның апрелендә ачыклаган. Шуның нәтиҗәсендә әйләнә-тирәлеккә зыян салынган һәм урман агачлары зарарланган. Экология министрлыгы битумны җыеп озату буенча чаралар оештырган. 2013 елның октябрендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, экологик җәмәгать оешмалары активистлары, К(И)ФУ, КДАУ, КФТТУ-КХТИ, Туполев исемендәге КДТУ (КАИ) студентлары, Дәрвишләр бистәсендә яшәүчеләр, “Медик” бакчачылык җәмгыяте дачниклары, журналистлар көче белән территориядә биологик рекультивация үткәрелгән. Кыен керешле урыннар битумнан чистартылган, 1200 тирәсе нарат, миләш, каен үсентесе утыртылган.

Апелляция жалобасында хөкем ителгән Нургалиева хөкем карарын кире алуны һәм аклау карары чыгаруны, 2014 елның 14 мартындагы һәм 8 июлендәге суд карарын кире кагуны, РФ ҖК 171 статьясының 1 өлеше буенча җинаятьтә эзәрләүне туктатуны сораган. Суд коллегиясе Казан шәһәре Совет районы судының 2014 елның 15 декабрендәге хөкем карарын һәм шул ук судның 2014 елның 14 мартындагы һәм 8 июлендәге карарларын үзгәрешсез калдыру билгеләмәсе чыгарды. Д.И.Нургалиевага карата 2014 елның 15 декабрендәге суд карарының резолютив өлешенә аның РФ ҖК 171 статьясының 1 өлеше буенча реабилитацияләнү хокукын тануны күрсәтү өстәлде.

Эш буенча шулай ук Евгений Павлов һәм Булат Нуретдинов хөкем ителгән. Җинаятьләр белән салынган матди зыянны каплату исәбенә Нургалиевадан, Павловтан һәм Нуретдиновтан солидар тәртиптә түбәндәгеләр файдасына түләтүләр билгеләнгән:

– “Шәһәр яны урманчылыгы” дәүләти казна идарәсенә – пычранган җирләр өчен 3 187 243 сум, урман агачлары зарарланган өчен 4 146 сум;

– Татарстан Җир һәм мөлкәт бәйләнешләре министрлыгына – 1 092 000 сум;

– Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетына – 50 451 сум.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International