Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланды

2015 елның 1 апреле, чәршәмбе

1 апрельдән Татарстанның барлык табигать саклау службалары, профильле министр­лык һәм тармаклары, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары сани­тар-эколо­гик икеайлык үткәрүгә кереште. Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары журналистлар белән бергә Казанның Идел буе һәм Яңа Савино районнарына рейд үткәрделәр. Рейд барышында, мәсәлән, Ю.Фучик ур. 62 йорты янында рөхсәтсез калдык ташлау урыны ачыкланды. Чүп-чар “10нчы микрорайон” тукталышында рөхсәтсез сәүдә итү аркасында җыелган. Инспекторлар шулай ук Ю.Фучик ур. 66 йорты янындагы контейнер мәйданчы­гы тирәсе­нең чүпләнүен ачыклады. Шул фактлар нигезендә “Казан шәһәрен төзекләндерү кагыйдә­ләрен бозу” ТР КоАП 3.6 статьясы буенча административ эш кузгатылды.

31 мартта Яңа Савино районындагы Чистай ур. 19 йорты янында урнашкан төзелеш мәйданында рөхсәтсез төзелеш калдыклары өеме ачыкланды. “Термосервис” ҖЧҖнең баш инженерына карата төзекләндерү кагыйдәләрен бозу буенча административ материал төзелде. Кабат тикшергәндә инде чүплек бетерелгән, территория ярашлы санитар-экологик торышта иде.

Бүген “Горводзеленхоз” МУП хезмәткәрләре лотоклар территориясен чистартты, махсус техника ярдәмендә бордюр ташларын юды.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Экология министрлыгының дәүләт инспек­торлары социаль-мәдәни, сәүдә объектларын, халык күпләп ял итә торган урыннарны, пляжларны, бакчачылык ширкәтләрен, гараж кооперативларын, зиратларны һәм аларның якын-тирәсен, элек кар ташуга билгеләнгән урыннарны, төзелеш калдыкларын туплау урыннарын экологик яктан тикшерү максатыннан рейдлар үткәрәчәк. Шулай ук йорт яны территорияләрен, автомобиль юллары буйларын, аэропортлар, елга портлары, тимер юл вокзаллары территорияләрен, Горький һәм Куйбышев тимер юлларына бүленгән полосаларны һәм якын-тирә җирләрне, яр буйларын контрольдә тотачак.

Республика территориясендә җитештерү һәм куллану калдыкларын рөхсәтсез урнаштыру урыннарын ачыклау өчен барлык төр транспорт чаралары кулланылачак, муниципаль район территорияләре һавадан күзәтеләчәк, су объектлары елга транспортын кулланып тикшереләчәк. Ачыкланган чүплекләр турындагы белешмәләр, аларны бетерү чаралары күрелсен өчен, оператив төстә муниципаль районнарның башкарма комитетларына юнәлтеләчәк.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International