Бүген Татарстанда территорияләрне чистарту буенча санитар-экологик икеайлык башланды

2015 елның 1 апреле, чәршәмбе

1 апрельдән 31 майга кадәр республиканың барлык табигать саклау службалары, профильле министрлык һәм тармаклары, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары шәһәр һәм муниципаль район территорияләрен чистарту, тиешле санитар-экологик торышка китерү максатыннан санитар-экологик икеайлык үткәрәләр.

Икеайлык көннәрендә дәүләт хезмәтләре порталы һәм мобиль коммуникация җайланмалары аша гражданнардан мөрәҗәгатьләр кабул итү буенча берничә сервис эшкә кушыла. Аерым алганда – “Халык контроле” системасы, яңа “Мәктәп эко-патруле” системасы, соңгысы аша һәр укучы бала инде бүген үк ачыкланган чүплекләр турында хәбәр итеп күзәтчелек органнарына булыша ала. 1 апрельдән башлап гражданнар табигать саклау законнары бозылу турында 267-68-67 кайнар линия телефонына һәм eco.signal@tatar.ru электрон почтасына хәбәр тапшыра алалар.

Икеайлык кысаларында күзәтчелек органнары ачыклаган барлык рөхсәтсез калдык ташлау урыннары “Экологик карта” геоинформация системасына (www.ecokarta.tatar.ru) салыначак.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International