ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2015 ел
сишәмбе

“Россия суы” федераль мәгълүмәт порталы “Мин + су” фотоконкурсын игълан итте, ул җәмәгать игътибарын су бәрәкәтләү һәм су ресурсларына хөрмәтле караш мәсьәләләренә юнәлтү өчен үткәрелә. Конкурска бирелгән сүрәтләргә төп таләп – кадрда кешеләр һәм су булырга тиеш. Эшләр 2015 елның 6 маена кадәр электрон формада, http://voda.org.ru “Россия суы” порталының конкурс бүлегендә кабул ителә. Фотоконкурс ачык рәвешле, анда Россия Федерациясенең барлык гражданнары катнаша ала.



20
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

18 апрель көнне Казанның “КАИ-Олимп” спорт комплексында, Татарстан дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында, волейбол ярышларының төркемле этабы үткәрелде. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы командасы икенче төркемдә икенче урынны алып, этапны уңышлы үтте. Киләсе уен 25 апрельдә була.


2015 елның 22 апрелендә “Здравушка” реабилитация үзәгендә, Татарстанның “Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” дигән иреклеләр акциясе уңаеннан, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен экологик-агарту чарасы үткәрелә. Чараны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының башкаручы киңәшчесе Елена Гыйльмеҗанова үткәрә. Балалар өчен күңелле конкурс һәм викторина­лар оештырылачак, “Здравушка” территориясендә сыерчык оялары һәм кош җимлекләре эленәчәк.


18 апрель көнне Чаллы шәһәрендә шимбә өмәсе үткәрелде. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре, Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан идарәсе вәкилләре һәм Казан Федераль университеты­ның Чаллы институты студентлары белән бергә, территориаль идарәнең тирә-ягын җыештырдылар. 55 кеше 5 гектар мәйданы чистартты, барлыгы 10 кубометр чүп-чар һәм коры-сары җыеп алынды.


17
апрель, 2015 ел
җомга

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре, Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан идарәсе вәкилләре белән бергә, “Казан” халыкара аэропортының санитар торышын карады. Чара Татарстанда санитар-экологик икеайлык үткәрү кысаларында оештырылган иде. Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабировның әйтүенчә, аэропорт хезмәткәрләре территория­ләрнең чистарту буенча зур эш башкарган, элек ачыкланган барлык кимчелекләр бетерелгән. 


Чаллыда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре “Технология ЛТД” ҖЧҖнең автоягулык станциясендә нефть продуктларын коюның йомык системасы белән таныштылар. Система мотор ягулыгы парларын резервуарлардан һәм ягулык тарату колонкаларыннан арытаба нефть базасында рекуперацияләү өчен автоцистерналарга җыюдан тора.

2015 ел азагына кадәрге беренче этапта нефть продуктлары белән тәэмин итү субъектлары үз автоягулык станцияләрен программа срокларында җиһазлыйлар. Чаллыда бүгенгәчә мотор ягулыгы парларын тоту системасы белән инде 37 станция җиһазланган

 


16
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Дәүләти экологик күзәтчелек инспекциясе һәм Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Вахитов районына рейд үткәрде. Экологлар Казан елга вокзалының санитар торышын карадылар, анда территория җыештырыла иде. 25 апрельгә кадәр Елга портын чүп-чардан чистарту, бордюрларны, агач кәүсәләрен, коймаларны, эскәмияләрне буяу, юл полотносын өлешчә ремонтлау күздә тотыла.

Казан ш. Вахитов районының Порт урамында Экология министрлыгы инспекторлары рөхсәтсез калдык ташлау урынын ачыклады, территориянең кадастр номеры билгеләнде. Росреестрның Татарстан буенча 
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Гидрометео­рология һәм әйләнә-тирәлеккә мониторинг буенча федераль служба вәкилләре белән эшлекле очрашу булып узды. Чарада Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов, Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлеккә мониторинг буенча федераль служба җитәкчесе урынбасары Максим Яковенко, Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлеккә мониторинг буенча федераль службаның әйләнә-тирәлеккә, поляр һәм диңгез эшләренә мониторинг идарәсе башлыгы Юрий Пешков, “Татарстан Республикасы 

15
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының җәмәгать советы утырышы булып узды. Аның барышында Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамовның Татарстанда санитар-экологик икеайлык үткәрү турындагы доклады тыңланды. Шулай ук экологик-агарту чараларының уртак планы билгеләнде.


Экологик икеайлык кысаларында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары журналистлар белән бергә Әлмәт шәһәренең 11нче Индустриаль зонасына рейд үткәрде. Рейд барышында берничә бозыш, аерым алганда, рөхсәтсез төзелеш калдыклары (кирпеч ватыклары һәм бетон кисәкләре) чүплеге ачыкланды. Чүплек “Энерговертикаль” һәм “САН” предприятиеләре эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Шул фактлар нигезендә РФ КоАП 8.2 статьясы һәм “Әлмәт шәһәрен һәм Әлмәт муниципаль районын төзекләндерү кагыйдәләрен бозу” ТР КоАП 3.6 статьясы буенча административ эш кузгатылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International