Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының үзәк аппараты һәм территориаль идарәләренең структур тармакларында “Мәнфәгать конфликтларын булдырмау яки көйләү, бурычларны үтәү буенча дәүләти гражданлык хезмәткәрләренә йөкләнә торган бурычлар, чикләүләр, тыюлар һәм таләпләр” дигән темага хезмәт коллективы җыелышлары үткәрелде.
Министрлык каршындагы коррупциягә каршылык комиссиясенең 24.03.2015 утырышы беркетмәсен үтәү йөзеннән “Мәнфәгать конфликтларын булдырмау яки көйләү, бурычларны үтәү буенча дәүләти гражданлык хезмәткәрләренә йөкләнә торган бурычлар, чикләүләр, тыюлар һәм таләпләр исемлеге” дигән методик кулланма эшләнде, ул “Коррупциягә каршылык” бүлегенең “Коррупциягә каршылык буенча кулланма” кушымтасында урнашкан.
Министрлыкның матбугат хезмәте