Бүген Казанның “Здравушка” тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлеге чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен “Җир көне” экологик агарту чарасы үткәрелде. Бу бәйрәм “Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” Татарстан иреклеләре акциясенең бер өлеше булды. Чараны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының башкаручы киңәшчесе Елена Гыйльмеҗанова үткәрде. Балалар музыкаль программада, конкурс һәм викториналарда катнаштылар, табигать турында шигырьләр сөйләделәр. “Здравушка” тернәкләндерү үзәге территориясендә сыерчык оялары һәм кош җимлекләре элделәр. 11 ел элек нигезләнгән җимеш бакчасында Экологик министрлыгы хезмәткәрләре, “Экологик тернәкләнү” акциясе кысаларында, алма, чия, карлыган үсентеләре утыртты.
Министрлыкның матбугат хезмәте