Экологлар Әлмәт студентларына дәүләт хезмәтенең принциплары хакында сөйләде

2015 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Әлмәт дәүләт нефть институтында республика Экология министрлыгының дәүләти гражданлык хезмәтенә багышланган шөгыль үткәрелде. Студентлар өчен лекцияне Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә башлыгы Альберт Маликов укыды. Ул атмосфера һавасын, су объектларын саклау, калдыклар белән эш итү, җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары өлкәсендәге дәүләти экологик күзәтчелек турында сөйләде, мисалга “Экологик карта” системасы, “Халык контроле”, “Мәктәп экопатруле” кебек перспек­тивалы проектларны китерде.

Чара югары һәм урта уку йортларының профильлек факультетлары студентларын дәүләт органнарының әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге эшләре белән таныштыру, аларга дәүләти һәм муниципаль идарәнең максатлары һәм бурычлары турында белешмә бирү максатыннан үткәрелде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International