К(И)ФУның биология-туфрак факультеты студентлары Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе эшчәнлеге белән таныштылар. Инспекция тармаклары буйлап экскурсияне лаборатория белгечләре үткәрде. Алар студентларга органик һәм неорганик газсыман, сыек һәм кайбер каты пробаларга, төрле табигый һәм индустриаль объектларга сыйфат һәм микъдар анализы ясый торган хроматография комплексын күрсәттеләр, табигый һәм юынты сулар, туфрак, атмосфера һавасы, индустриаль ташландык пробаларын алу һәм анализлау, физик, химик, биологик һәм гидробиологик тикшерү алымнары турында сөйләделәр.
Чараның максаты – табигать саклау өлкәсе өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү һәм җитештерү практикасын Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе белгечләре белән узу мөмкинлеге булдыру, югары һәм урта уку йортларының профильлек факультетлары студентларын хакимият органнарының әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге эшчәнлеге белән таныштыру.
Министрлыкның матбугат хезмәте