Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре хакимият органнарының әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге эшләре белән таныштыруны дәвам итә. К(И)ФУның Чаллы филиалының химия һәм экология кафедрасында да лекция укылды. Кама буе территориаль идарәсе башлыгы Наил Гарипов булачак инженер-экологларга атмосфера һавасына, су объектларына, җирле әһәмияттәге җир асты байлыкларына региональ дәүләти экологик күзәтчелек принциплары турында сөйләде, калдыклар белән эш итү һәм чүп-чарны сортлау мисалларын күрсәтте.
Чара табигать саклау буенча квалификацияле кадрлар әзерләү, студентларга җитештерү практикасын алдынгы экологлар белән үтү мөмкинлеге бирү максатыннан үткәрелде.
Министрлыкның матбугат хезмәте