«Чиста шәһәр синнән башлана!»

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Чаллыда “Яшел урам” шәһәр экологик акциясе башланды. Ул “Чиста шәһәр синнән башлана” девизы астында, Чаллы халкын көнкүреш калдыкларын аерым җыюга этәрү максатыннан үткәрелә. Макулатураны, пластикны һәм металлны аерым җыю өчен беренче контейнер Кәгазьчеләр микрорайонында куелды. Акцияне “Проминдустрия”, “Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты” компанияләре Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе ярдәмендә үткәрә.

Икенчел чимал кабул итү буенча беренче пунктлар Казанда, Мәүлетов ур. 9 һәм Фучик ур. 72 адресларында ачылган иде.

Икенчел чималны файдалану – аны экономикага кире кайтару ул, дип саный Татарстан экология министры Фәрит Габделганиев. Аның әйтүенчә, мондый пунктлар икенчел чималны җыю, сортлау, эшкәртү һәм яңа продукция җитештерүдә куллану чылбырының беренче буыны булып тора. Икенчел эшкәртү әйләнә-тирәлекне саклауга бәйле мәсьәлә­ләрне чишәргә дә, очсызлырак чимал куллану аркылы әзер продукциянең кыйммәтен төшерергә дә мөмкинлек бирә.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International