Чынбарлыктагы экономик һәм экологик бәйләнешләрне модельләштерү, сугышчан тактика һәм стратегия принципларына өйрәнү – әнә шундый максатлар белән өстәл уеннары буенча Warhammer40k бөтенроссия турниры оештырылган, аның кысаларында “ЭКО+ЛОГИЯ” экологик өстәл уены да үткәрелә. Уен кыры шәһәр рәвешендә, анда торак йортлар һәм җитештерү кварталлары бар. Һәр җитештерү адымы, табыштан тыш, әйләнә-тирәлеккә төрле пычратулар чыгара. Уенчыларның максаты пычраткычларны төрле уен алымнары белән нейтральләштерүдән тора – әйләнә-тирәлекне пычрату белән экономик отыш арасында тигезлек табарга кирәк. Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Киров, Йошкар-Ола, Самар, Тольятти, Жигулевск, Тула һәм Россиянең бүтән шәһәрләре клубларыннан вәкилләр катнашучы көтелә. Проект Татарстан Министрлар Кабинеты, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Хезмәт, шөгыльлелек һәм социаль ярдәм министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.
“ЭКО+ЛОГИЯ” уенын күрсәтү 2015 елның 28 ноябрендә 9.00дә Казан ш. Копылов ур. 2А, Ленин ис. МС адресында башлана.
Министрлыкның матбугат хезмәте