Санкт-Петербургта 3-4 декабрьдә “Калдыклар рециклингы” XVI халыкара фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә. Анда җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендә эшләүче дәүләт, җәмәгать һәм коммерция оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре, җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, ташу, эшкәртү, кире кайтару, утильләштерү, зарарсызлау, юк итү, күмү өчен җиһазлар һәм махсус техника җитештерүчеләр һәм сатучылар, шулай ук икенчел чималдан продукция җитештерүчеләр, хокук, инвестицион һәм консультация компанияләре, инженер-техник, фәнни-тикшеренү һәм белем бирү оешмалары вәкилләре, закон чыгару органнары депутатлары, шулай ук җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендәге иҗтимагый экологик оешмалар вәкилләре катнашачак. Конференциянең көнүзәк темалары – кризис шартларында табигатьтән файдалану өлкәсендәге фәнни-гамәли тикшеренүләр, куллану калдыклары белән эш итү, идарә технологиясе. Максаты – региональ, муниципаль хакимият органнарына һәм эшмәкәрләргә Россиядә һәм дөньяда калдыклар арту һәм табигать пычрану белән бәйле куркынычларга нигезле һәм фәнни җаваплар эзләү өлкәсендә хезмәттәшлек, сөйләшүләр үткәрү, тәҗрибә уртаклашу мәйданы булдыруда ярдәм күрсәтү.
“Калдыклар рециклингы” фәнни-гамәли конференциясе 2008 елдан башлап елына берничә тапкыр Россиянең төрле шәһәрләрендә: Санкт-Петербургта, Сочида, Краснодарда, Мәскәүдә, Белогородта, Уфада үткәрелде. Аларда төрле елларда Россиянең 47 регионыннан һәм 10 чит илдән 1200дән артык оешма җитәкчесе, белгеч, коммерсант, эшмәкәр катнашты.
Министрлыкның матбугат хезмәте