Казанда Универсиада Авылы территориясендә “Чиста тирәлек” дигән яңа икенчел чимал кабул итү пункты ачылды. Студентлар шунда катыргы, кәгазь, пластик шешәләр җыеп тапшырып акча эшләргә ашыга. Бу контейнер Казанда инде өченчесе, икесе Фучик һәм Мәүлетов урамнарында ачылган иде.
“Чүп-чарны грамоталы итеп утильләштерү генә түгел, полигоннарга йөкләнешне киметү дә мөһим, – дип белдерде Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев пункт ачылганда, – чүп-чарның шактый өлешен икенче тапкыр кулланырга, экономикага кире кайтарырга да мөмкин. Икенчел чималны җыю пунктлары аны яңа продукция җитештерүдән куллану чылбырының беренче буыны булып тора.”
Универсиада Авылы дигән студентлар шәһәрчегендә 10 меңләп студент яши. Анда махсус мәйданчыкта каты көнкүреш калдыкларын җыю пункты булдыру анык исәп-хисапка корылган һәм конкрет файда китерергә тиеш.
Министрлыкның матбугат хезмәте