«Локомотив» пляжыннан җыелган пластик шешәләр икенчел эшкәртүгә җибәрелә

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

Йөздән артык студент, экологик хәрәкәт активисты бүген “Казан яшьләре” җәмәгать оешмасы һәм Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештырган өмәдә катнашып, “Локомотив” пляжын җыештырды. Бер сәгать эчендә 50 капчык чүп-чар җыелды, шуның 20 капчыгы пластик шешәләр иде – алар икенчел эшкәртүгә җибәреләчәк.

Өмәдә экология министры Фәрит Габделганиев һәм Казан башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Миронов та катнашты.

“Экологик акцияләрдә катнашу халыкның хезмәт һәм экология традицияләрен яңартырга, яшьләргә чисталык өчен социаль җаваплылык тәрбиясе бирергә, граждан­нарны, оешмаларны һәм дәүләт хакимияте органнарын әйләнә-тирәлекне саклау эшендә берләштерергә ярдәм итәчәк. Мэрия хезмәткәрләренең студентларның һәм укучыларның, җәмәгать оешмаларының бу чәршәмбе өмәсен бергәләп үткәрергә карар итүе дә бик яхшы. Быел Татарстанда шимбә һәм чәршәмбе өмәләрен үткәрүдә уңай динамика күзәтелә. Күп кенә районнар тәртип салуга санитар-экологик икеайлык башланганчы ук кереште, бигрәк тә Казан, Югары Ослан һәм Яшел Үзән районнары үрнәкле булды. Көн саен Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарыннан территорияләрне чистарту чарала­ры турында хисаплар алып торабыз. Төп эшләр май бәйрәмнәренә кадәр үк бетәчәк дип ышанып әйтергә мөмкин. Республикада ЭКОязда иң актив катнашучылар арасында “Эко-Мәктәп”, “Эко-ВУЗ/СУЗ”, “ЭкоГаилә”, “ЭкоПредприятие” номинацияләре буенча конкурслар үткәрелә. Иң актив муниципаль берәмлек тә игътибарсыз калмаячак. Максатыбыз – иң яхшыларны ачыклау гына түгел, ә аларның тәҗрибәсен киләсе елларда да куллану”, – дип белдерде Фәрит Габделганиев.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International