Россия җәза үтү системасының Татарстан идарәсенә караган 19нчы төзәтү колониясе дә санитар-экологик икеайлыкка кушылды – анда чәршәмбе өмәсе үткәрелде. Колония башлыгы вазифаларын башкаручы Ромео Нурулловның әйтүенчә, территория бу оешмада көн саен җыештырыла, бу юлы исә төп эш кыштан соң чүп-чар һәм коры үлән җыештыруга, бордюр ташларын буяуга юнәлтелгән.
Министрлыкның матбугат хезмәте