Экологларның исәпләвенчә, «кара казучылар» табигатькә 2.5 миллион сумлык зыян салган

2016 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Юдино микрорайонында законсыз ком чыгару факты, РФ ҖК 158 ст. 4 ө. (аеруча зур күләмдә урлашу) күздә тоткан җинаять билгеләре буенча җинаять эше ачылды. Зыянның Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре билгеләгән күләме 2.5 миллион сумнан артык.

Хәзерге вакытта кылынган җинаятьнең барлык шарт-хәлләрен һәм аны кылуга бәйле затларны ачыклауга юнәлтелгән тикшеренү эшләре комплексы башкарыла.

Билгеле булганча, 8 апрельдә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары, Россия МВДсының Казан ш. буенча 4нче “Юдино” полиция идарәсе хезмәткәрләре белән бергә, Юдинода зур күләмдә ком урлану фактын ачыклаган иде. Махсус техника эшләп тору һәм ком чыгарылу турында микрорайонда яшәүчеләр хәбәр итте. Рейд барышында РФ КоАП 8.7 статьясының 1 өлеше (җир асты байлыкларын лицензиясез куллану) бозылу факты расланды.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International