Өмә аша ЭКОтәрбия Яшьләр күмәк җыештыруга чыкты

2016 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Казанның үзәк урамнарының берсе булган Вишневскийда бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм шәһәр мэриясе ярдәмендә, санитар-экологик икеайлык кысаларында, күмәк җыештыру оештырылды. Өмәгә предприятиеләр, юл службалары, студентлар һәм мәктәп балалары чыкты. Аерым алганда, Казан Энергетика колледжының 1-2 курс студентлары актив катнашты. Тәрбия эше буенча директор урынбасары Светлана Фугинаның әйтүенчә, колледждан барлыгы 50 укытучы һәм укучы чыккан. “Колледж Экология министрлыгы белән күптәннән хезмәттәшлек итә, – ди ул, – без мондый уртак акцияләрдә генә түгел, министрлык оештырган барлык чараларда, конкурсларда бик теләп, кызыксынып катнашабыз. Экологик юнәлешле чаралар граждан­лык, туган якны ярату тәрбияләргә булыша. Экологик тәрбия исә булачак белгеченең шәхесен формалаштыру өчен мөһим нәрсә. Быел әле өмәгә беренче генә чыктык, ләкин санитар-экологик икеайлык дәвам итә, анда колледжыбызның барлык студентлары да катнашып өлгерер дип уйлыйбыз.”

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International