Экологик белемнәр көне кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмендә, берничә табигать саклау чарасы һәм акциясе үткәреләчәк. Казан элемтә техникумы студентлары иртәгә 4нче интернат-мәктәп территориясен җыештыра (Таң ур., 11), Казан елга техникумы студентлары Казансу яр буен чүп-чардан чистарта, Казан инновация университеты студентлары яңа өйләнешүчеләр паркында өмә оештыра, ә 135 мәктәп укучылары КДЭУның энергия саклау технологияләре үзәгенә бара.
Экологик белемнәр көне дөньяның күп кенә илләрендә ел саен 15 апрельдә үткәрелә. 1992 елда бу көндә Рио-де-Жанейрода узган, әйләнә-тирәлекне саклау проблемаларын тикшергән БМО конференциясендә барлык илләрнең хөкүмәтләренә карата тулаем экологик белем бирүнең сыйфатын яхшыртырга чакыру яңгыраган. Бәйрәмнең максаты – экологик белемнәр тарату, халыкка экологик куркынычсызлык өлкәсендәге эшләр һәм әйләнә-тирәлекнең торышы турында белешмәләр бирү, экологик фикер йөртергә сәләтле гражданнар тәрбияләү.
Россиядә бу көн 1996 елдан билгеләп үтелә һәм Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көненә (5 июньгә) кадәр бара торган һәр елгы бөтенроссия Әйләнә-тирәлекне экологик куркынычтан саклау көннәрен башлап җибәрә.
Министрлыкның матбугат хезмәте