Түбән Камада меңнәрчә кеше “Пычратмаган җирдә чиста” шигаре астында, санитар-экологик икеайлык кысаларында узган өмәгә чыгып, паркларны, скверларны, урамнарны, ишегалларын, ял урыннарын чистартты, агач-куак ботаклары кисте. Якын арада исә “Түбән Кама-нефтехим” хезмәткәрләре Химиклар проспектын җыештырырга чыгачак. Ә 27-28 апрельдә язгы генераль җыештыруның икенче этабы үткәрелә – бордюрлар һәм агач кәүсәләре агартылачак, тагын бер кат тротуарлар себереләчәк.
Билгеле булганча, Экология министрлыгы өмәләрдә һәм табигать саклау акцияләрендә иң актив катнашучылар өчен конкурс үткәрә. Катнашу өчен Министрлыкның Instagramдагы рәсми аккаунтына язылырга һәм өмәдә, акциядә үзең төшергән фото я видеоңны #ЭКОЯЗ2016 хэштегы белән салырга кирәк.
Министрлыкның матбугат хезмәте