Түбән Камада яшәүчеләр катыргы, кәгазь, пластик шешәләрне һәм полиэтиленны түләүле рәвештә икенчел эшкәртүгә тапшыра алачак: 23 апрель көнне шәһәрдә “Калдыкларны – табышка” акциясе үткәрелә. Оештырулары – Балаларның экология-биология үзәге һәм МОБЭКО компаниясе.
Кабул итү пунктларының эш вакытлары һәм адреслары:
10:00дә – “Хыял” сәүдә үзәге каршындагы мәйдан;
11:00дә – Балалар һәм яшьләр иҗаты сарае (Пионерлар йорты) каршындагы мәйдан;
12:00дә – Бызов базары каршындагы мәйдан.
1 килограмм кәгазь өчен 3 сум, полиэтилен өчен 5 сум, пластик шешәләр өчен 4 сум түләнәчәк. Калдыкларны табышка бүтән көннәрдә дә әйләндереп була: илтү адресы – МОБЭКО (Түбән Кама районы, Олы Афанас авылы, Кызыл ур., 3А).
Министрлыкның матбугат хезмәте