ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 50дән артык хезмәткәре санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелгән чәршәмбе өмәсендә катнашты – көрәкләр, тырмалар һәм себеркеләр белән коралланып, чүп-чар, коры-сары, былтыргы яфраклар җыештырды, агач-куакларны тәртипкә китерде. Берничә сәгать эчендә 60лап капчык чүп-чар җыелды

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, “Казан милли тикшеренү-технология университеты” өстәмә һөнәри белем бирү институты (КМТТУ) белән бергә, «Затларны куркынычлы калдыклар белән эшләү хокукына һөнәри әзерләү» программасы буенча квалификация күтәрү курслары үткәрә. Максаты – хуҗалык итү һәм бүтән эшчәнлек субъектларының җитәкче хезмәткәрләрен һәм белгечләрен квалификация профиленә таләпләр артуга, куллану һәм җитештерү калдыклары белән эш иткәндә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендәге һөнәри бурычларны үтәүнең заманча алымнарын

Татарстан Иреклеләр үзәгендә “Яшел ГТО” нормаларын тапшыру үткәрелде, – Казан скаутлар хәрәкәтендә тәрбияләнүчеләр экологик стандартларны тормышта һәм йортта куллану, сәламәт туклану кагыйдәләре, каты көнкүреш калдыкларын сортлау алымнары турында фикер алышты.

Предприятиеләрдә җитештерүнең әйләнә-тирә табигатькә тискәре йогынтысын киметү буенча карарлар кабул итү өчен җаваплы хезмәткәрләр һәм җитәкчеләр “Предприятие­ләр­дә әйләнә-тирәлекне саклау һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү” программасы буенча квалификация күтәрү курсларына чакырыла. Чараны “Казан милли тикшеренү-технология университеты” өстәмә һөнәри белем бирү институты (КМТТУ) белән бергә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы үткәрә. Максаты – әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, “Казан милли тикшеренү-технология университеты” өстәмә һөнәри белем бирү институты (КМТТУ) белән бергә, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре һәм белгечләре өчен “Предприятиедә экологик менеджмент” программасы буенча квалификация күтәрү курслары үткәрә. Максаты – әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясый алырдай хуҗалык итү я бүтән эшчәнлек белән идарә итү, аны

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, “Казан милли тикшеренү-технология университеты” өстәмә һөнәри белем бирү институты (КМТТУ) белән бергә, “Предприятиенең эчке эколог-аудиторларын әзерләү” программасы буенча квалификация күтәрү курслары үткәрә. Максаты – экологик менеджмент өлкәсендә башлангыч белемнәр бирү, әйләнә-тирәлекне саклау белән идарә итү системасына карата ISO 14001 халыкара стандарты таләпләре, предприятиедә экологик менеджмент системасының төзелеш һәм эш итү принциплары, системага эчке аудит үткәрүнең төп төшенчәләре һәм технологиясе белән таныштыру. Программаның

Татарстан Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институтында Яшьләрнең II республика экологик фәнни конференциясе булып узды, анда студентлар, аспирантлар, яшь галимнәр һәм тикшеренүчеләр, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов катнашты. Эш түбәндәге юнәлешләрдә алып барылды:

1) экология, табигатьтән

“Балалар карашында Кызыл Китап” балалар иҗаты конкурс-күргәзмәсе” халыкара проекты Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре комиссиясе, халыкара “Төньяк Форумы” эгидасы астындагы “Коткарырга һәм сакларга” халыкара экологик акция кысаларында тормышка ашырыла.

Конкурска шундый иҗади эшләр кабул ителә:

  • төбәкләрнең, илләрнең Кызыл Китаплары белән шәхсән танышу, шулай ук юкка чыга баручы төрләр белән аеруча саклаулы табигать территорияләрендә (экспедицияләр вакытында) очрашулар, фильм караулар, зоопаркта булу тәэсирендә эшләнгән эшләр;
  • экология һәм әхлак темасына кагылышлы эшләр;

Кызыл Китапта тасвирланган төр турындагы


12
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Экология министрлыгы өмәләрдә һәм табигать саклау акцияләрендә иң актив катнашу­чылар өчен конкурс үткәрә. Конкурста катнашу өчен Экология министрлыгының Insta­gramдагы рәсми аккаунтына язылырга һәм өмәдә төшергән үз фотоңны я видеоролигыңны #ЭКОЯЗ2016 хэштегы белән салырга кирәк.

Ишегалдын, паркны, скверны, районны, шәһәрне, республиканы генераль җыештыруда катнаш та – шул хэштег белән үз фотоңны, гаиләңнең я дусларыңның фотосын сал. Акциядә иң актив һәм иҗади катнашучылар җиңүче булачак. Төп приз – iPad Air. Ул Казанда 2016 елның 23 апрелендә

Конкурста ул игълан ителгән көнгә кадәр кимендә бер ел эшләүче коммерциясез оешмалар катнаша ала. Конкурста политик партияләр һәм хәрәкәтләр, һөнәр берлекләре, дәүләти һәм муниципаль оешмалар, шулай ук үзләрен бетерү я яңадан оештыру турында карар чыгарылган коммерциясез оешмалар катнаша алмый.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

I. “Гражданлык җәмгыятен


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International