Алексеевск һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында яшәүчеләр кыш буе тупланган чүп-чарны чистарту өчен өмәләрне ял көннәрендә генә түгел, эш көннәрендә дә үткәрә. Әйтик, 13 апрель, шимбә көнне предприятие һәм оешма хезмәткәрләре үзләренә беркетелгән территорияләрне җыештырды. Ә 16 апрель, шимбә көнне Алексеевск районында өмәгә 2740 кеше чыкты, 34 техника берәмлеге эшләде, 540 кубометр чүп-чар җыеп озатылды. Яңа Чишмә районында исә өмәдә 839 кеше катнашты, 28 техника берәмлеге эшләде, 1577 кубометр чүп-чар җыеп озатылды.
Республика хакимияте игълан иткән санитар-эпидемиологик икеайлык кысаларындагы җыештыру эшләре ике ай барачак.
Министрлыкның матбугат хезмәте