Чистай балалар бакчасында Экологик белемнәр көне

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

Чистайның 1нче “Күңелле карусель” балалар бакчасында Экологик белемнәр көне үткәрелде. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре нәниләргә һава, су, тереклек ияләре кебек табигый байлыкларны саклау турында сөйләде, “Табигать турында ниләр беләсез?” дигән виктори­на үткәрде. Балалар бик теләп кушылып китте. Шөгыль азагында “Күңелле карусель” балаларына “Зеленушка” дигән рәсемле экологик балалар журналы бүләк ителде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International