“Мәктәп экопатруле” системасы аша бер укучыдан Казанның Киров районы Урман арты урамындагы эре сәүдә комплексы янында рөхсәтсез чүплек булу турында хәбәр алынды. Чүплек фотога да төшерелгән иде, шунлыктан аны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре тиз тапты.
РФ КоАП 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр, бүтән куркынычлы матдәләр белән эш иткәндә санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлмәү”) бозылган, ә моның өчен түбәндәге җаваплылык күздә тотыла:
– гражданнарга – 1000-2000 сум штраф;
– вазифалы затларга – 10000-30000 сум штраф;
– юридик зат булмыйча эшмәкәрлек итүчеләргә – 30000-50000 сум штраф яисә эшчәнлеген 90 тәүлеккә кадәр туктатып тору;
– юридик затларга – 100000-250000 сум штраф яисә эшчәнлеген 90 тәүлеккә кадәр туктатып тору.
Дәүләти теркәлү, кадастр һәм картография федераль службасының Татарстан идарәсе белән берлектә чүплек урнашкан җир кишәрлегенең иясе ачыкланачак. Административ хокук бозуга катнашлы затлар җавапка тартылачак.
Министрлыкның матбугат хезмәте