Экологик олимпиадада җиңүчеләр белән очрашу

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

2016 елгы Экология олимпиадасының региональ һәм бөтенроссия этапларында җиңеп чыккан иң күп белемле өлкән класс укучылары бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов белән очрашты.

Конкурсның Екатеринбургта узган бөтенроссия этабында Татарстанның яшь эколог­лары сан ягыннан икенче урында булды, – ярышларда 31 кеше катнашты (иң күпсанлы Мәскәү командасында 41 кеше иде). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белешмәсе буенча, татарстанлылар финал этабында берничә рекорд куйган, 18 укучы җиңүче булган. Татарстанлылар катнашкан бүтән елгы олимпиадаларда әле беркайчан да шулкадәр санда призлар алынмаган.

Җиңүче һәм призер дипломы Россиянең теләсә кайсы профильле вузына конкурстан тыш керү хокукы бирә.

Министр урынбасары белән очрашуда җиңүчеләр арытаба кайсының нинди вузга керергә җыенуы турында сөйләде. Күбесен КДМУ, КФУ, МГИМО кызыксындыра икән. Рөстәм Камалов исә, үз чиратында, Экология министрлыгы үткәрә торган табигать саклау акцияләре һәм конкурслар турында сөйләде, үсмерләргә киләчәктә уңышлар теләде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International