Алексеевск районы Биләрдә, Спас районы Болгарда һәм Яшел Үзән районы Зөядә һәйкәлләр, тарихи һәм мәдәни мирас объектлары территорияләрен чистарту буенча “Тарихи ватаныбызны саклыйк” дип аталган акция үткәрелде.
Яшел Үзән районы Осиново авылының В.В.Карпов исемендәге лицее да читтә калмады. Министрлыкның Экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлегенең башкаручы белгече Елена Гыйльмеҗанованың әйтүенчә, аның күп кенә укучылары “Яшел планета” бөтенроссия балалар экологик хәрәкәте активисты булып тора. Лицей Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы үткәрә торган чараларда, тыюлыклар һәм аеруча саклаулы территорияләр үткәрә торган тикшеренүләрдә катнаша. 23 апрельдә, республика өмәсе көнендә исә лицей укучылары Казанның Киров районындагы үзәк өмә мәйданында “Сыерчык оясын ничек дөрес ясарга” дигән мастер-класс үткәрәчәк.
Лицей күп еллар буе кызыл армиячеләр кабере өстендәге һәйкәлне карап тота. Һәйкәлнең йолдызын да кайчандыр бер лицей укучысы үз куллары белән ясаган. Лицей укучылары бу кабернең тарихын да яхшы белә: 1918 елда монда хыянәт белән аклар кулына бирелгән һәм җәзалап үтерелгән ике Кызыл Армия сугышчысы күмелгән.
Бу юлы һәйкәл тирәсен җыештыруда 20ләп кеше катнашты. Моннан тыш, Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәйкәле һәм аның тирә-ягы да тәртипкә китереләчәк.
Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне (Бөтендөнья мирасы көне) 1983 елда ЮНЕСКОның Һәйкәлләрне һәм күренекле урыннарны саклау мәсьәләләре буенча халыкара ассамблеясы (ИКОМОС) тарафыннан 1983 елда билгеләнгән һәм 1984 елдан башлап ел саен үткәрелә. Бу көндә мәдәни мирасны саклау буенча конференцияләр оештырыла, кайбер музейларга һәм архитектур комплексларга керү ирекле ителә.
Хәзерге вакытта Россиядә федераль һәм региональ әһәмияттәге 150 меңләп мәдәни мирас объекты бар. Аларны саклау исә “Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары (тарих һәм мәдәният һәйкәлләре) турындагы” 25.07.2002 №73-ФЗ федераль законына нигезләнеп башкарыла.
Министрлыкның матбугат хезмәте