Чистайны җыештырырга 2,5 меңнән артык кеше чыкты

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

Чистай шәһәрендә санитар-экологик икеайлык кысаларында уздырылган өмәгә 2,5 меңнән артык кеше чыкты. Акциядә шулай ук Татарстан Экология һәм табигый байлык­лар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе, шәһәр һәм район башкарма комитеты, Чистай электр челтәрләре, дәва-профилактика оешмалары, мәдәният тармагы хезмәткәр­ләре, авыл хуҗалыгы техникумы студентлары чыкты. Өмә барышында парклар, скверлар, урамнар, ишегаллары, ял урыннары чүп-чардан чистартылды, агач-куакларның ботаклары киселде, полигонга 265 кубометр калдыклар һәм 112 кубометр эре габаритлы чүп-чар озатылды. 21 берәмлек юл техникасы эшләде.

Быелгы санитар-экологик икеайлыкның шигаре – “Күңелдә чиста – тирә-якта чиста”. Билгеле булганча, өмәләрдә һәм табигать саклау акцияләрендә иң актив катнашучылар арасында республика конкурсы үткәрелә. Катнашу өчен Экология министрлыгының Instagramдагы рәсми аккаунтына язылырга һәм өмәдә, акциядә үзең төшергән фото я видеоны #ЭКОЯЗ2016 хэштегы белән салырга кирәк. Төп приз – iPad Air 23 апрельдә тапшырылачак.

Конкурсның шартлары гади:

1. Оештыручының аккаунтына язылырга я инде язылган булырга.

2. Үз битеңдә хәбәрнең репостын ясарга.

3. Конкурс фотографиясен #ЭКОЯЗ2016 хэштегы белән үзеңдә урнаштырырга.

4. Фото астында оештыручының @MINISTERSTVO_ECOLOGIIRT акаунтын искә алырга.

5. Катнашучыларның профильләре ачык булырга тиеш.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International