Россиядә ясалган беренче микрофлюид газ хроматографын («ПИА») сынау өчен Экология министрлыгына бирү турында килешү имзаланды

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре һәм “НПФ МЭМС” ҖЧҖ фирмасы (Самар ш.) вәкилләре шул фирма җитештерә торган “ПИА” портатив газ хроматографын Министрлыкның махсус аналитик контроль инспекция­ләрендә әйләнә-тирәлек сыйфатына контроль ясаганда куллану мәсьәләсе буенча очраш­ты. Очрашу йомгаклары буенча “НПФ МЭМС” ҖЧҖ җитештерә торган “ПИА” хромато­графын аның мөмкинлекләрен өйрәнү өчен Министрлыкка вакытлыча куллануга тапшыру турында килешү имзаланды.

 “ПИА” хроматографы газ тирәлекләрен тикшерү: туенган, туенмаган ароматик углево­дородларны, спиртларны, сероводородны, меркаптаннарны, неорганик газларны (азот, кислород, водород, углерод оксиды һәм диоксиды һ.б.) ачыклау өчен хезмәт итә. Табигый газ компонентларына стационар җиһазлардагы төсле үк төгәллек белән “урынга барып” экспресс-анализ ясарга мөмкинлек бирә.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International