Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре үз идарәләре янындагы территорияне җыештыру өмәсе үткәрде һәм берничә сәгать эчендә 30 капчык чүп-чар җыеп озатты. Экологлар үзләренең өмәгә чыгуы бүтәннәргә дә үрнәк булыр дип саный.
Исегезгә төшерәбез – 23 апрельдә Татарстанда “Күңелдә чиста – тирә-якта чиста” шигаре астында генераль җыештыру үткәрелә. Максаты – Татарстан территориясен экологик, санитар, эпидемиологик куркынычсызлык таләпләренә туры китерү.
Министрлыкның матбугат хезмәте