Бүген Алексеевск районындагы Биләр тарих-археология музей-тыюлыгында, халыкара “Сәләт” белем бирү форумы кысаларында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында, “Эко-Татарстан” профильле мәйданчыгы ачылды.
Президент “Фәнсар” стационар фән-белем бирү үзәген, атмосфера һавасы пробаларын алып тикшерү буенча күчмә экологик лабораторияне, сөйләм технологияләре буенча ИТ-лабораторияне, медиа-үзәкне карады, “Экологик электростанция” семинарында катнашты. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре аны җиһазлар белән таныштырды, тирә-якны кош очар биеклектән 4К форматында күрсәтә торган интеллектуаль системалы Phantom
Бүген Әлмәт районындагы “Дуслык” балалар савыктыру лагерында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында, Яшь геологларның III ачык кыр олимпиадасын ачу тантанасы булып узды. Чарада шулай ук Россия табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Җир асты байлыкларыннан файдалану федераль агентлыгы җитәкчесе Евгений Киселев
Сулык саклау зоналары елы кысаларында үткәрелгән зур күләмле реконструкциядән соң Әлмәт шәһәре күлендә туризм һәм ял зонасы ачылды.
Зонаны ачу тантанасында Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев: “Татарстан федераль округның иң күп сулы төбәге булып тора. Бездә күлләр генә дә 8 меңләп. Су ресурслары теләсә нинди территориянең уңайлык күрсәткече булып тора, халыкның, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының яшәеше аларның торышына, күләменә, кулланыш режимына бәйле. Безнең максат – үзенчәлекле табигать зоналарын халык ял итә торган урыннарга әйләндерү”, – дип белдерде.
“Петуховка бистәсендә канализация базлары герметикланды, берничә тапкыр су пробаларын анализлау күлгә юынты ташлауның
Бөгелмә районы Карабаш бистәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың нефть компанияләре белән традицион еллык киңәшмә үткәрде. Чарада Россия табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Җир асты байлыкларыннан файдалану федераль агентлыгы җитәкчесе Евгений Киселев, Россия энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев катнашты.
13 июньдә Татарстанда яр буйларын җыештыру акциясе башлана. Анда муниципаль хакимият, җирле үзидарә органнары вәкилләре, иреклеләр һәм җәмәгать оешмалары активистлары, студентлар
Әлмәт районында, “Кояшлы” һәм “Дуслык” балалар савыктыру лагерьларында Яшь геологларның II ачык кыр олимпиадасы башланды. Ул 17 июльгә кадәр барачак. Олимпиадада Татарстаннан
Татарстан территориясендә табигать саклау законнары бозылу турында хәбәр бирүчегә моңарчы 1 мең сум түләнә иде, ә 2016 ел башыннан алып 1.5 мең сум түләнә башлады. Түләүле хәбәрләрнең исемлеге дә киңәйде – рөхсәтсез чүплекләр һәм файдалы казылмаларны законсыз чыгарудан тыш, хәзер гражданнарны тулай кулланыштагы су объектына, аның яр буена үткәрмәү, су объектының су саклау зонасында хуҗалык итү һәм башка эшчәнлек, җир бозу
Республика халкының табигать саклау законнары бозылу турында кайнар линия телефоны, электрон почта, “Халык контроле” дәүләти мәгълүмәт системасы, “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аркылы биргән барлык хәбәрләре Республика иҗтимагый экологик кабулиятенә керә. Файдалы казылмаларны законсыз чыгару, рөхсәтсез чүплекләр, су объектына баруны чикләүләр, сулыкка, туфракка пычраткыч матдәләр ташлау, атм
10 июльдә Биләр музей-тыюлыгы территориясендә Яшьләрнең V халыкара “Сәләт” белем форумы ачыла. Анда Татарстанның барлык районнарыннан, уннарча Россия төбәгеннән, якын һәм ерак чит илләрдән килгән 6 меңләп сәләтле бала һәм үсмер экологик белемнәр алачак. Быелгы форумның төп темасы – “Күңел экологиясеннән табигать экологиясенә”.
Экология министры Фәрит Габделганиев: “Министрлыкның бер бурычы – “Сәләт”тә катнашучыларны җәмәгать
Балыкчы көнен балык хуҗалыгы предприятиеләре, балык саклау службалары хезмәткәрләре, шулай ук балык тотуны барлык бүтән ял төрләреннән өстен күрүче, буш вакытын рәхәтләнеп су буенда, тыныч табигатьтә үткәрүче меңнәрчә Россия һәм Татарстан гражданы билгеләп үтә. Безнең бу заманда республиканың балыкчылык тармагы халыкның азык-төлек куркынычсызлыгын