Татарстан, Казахстан, Кырым балалары Яшь геологларның республика олимпиадасында катнаша

2016 елның 12 июле, сишәмбе

Әлмәт районында, “Кояшлы” һәм “Дуслык” балалар савыктыру лагерьларында Яшь геологларның II ачык кыр олимпиадасы башланды. Ул 17 июльгә кадәр барачак. Олим­пиадада Татарстаннан 5 команда, Кырым Республикасы Бакчасарай районы командасы һәм Казахстаннан Усть-Каменогорск командасы катнаша. Профильле смена кысаларында яшь геологларны кыр тукталышын оештыру нигезләренә, шлих сынауларына, нефть гео­логиясе нигезләренә өйрәтү һәм башкалар каралган. Балаларны шулай ук минералогия, палеонтология, радиометрия ярышлары һәм конкурслары, төрле мәдәни чаралар көтә.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International