Бөгелмә районы Карабаш бистәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың нефть компанияләре белән традицион еллык киңәшмә үткәрде. Чарада Россия табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Җир асты байлыкларыннан файдалану федераль агентлыгы җитәкчесе Евгений Киселев, Россия энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев катнашты.
Мондый кимәлдәге, үзара “нефть саммиты” дип атала торган киңәшмәләр 2001 елдан башлап ел саен үткәрелә. Аларда республиканың гына түгел, бөтен Россиянең нефть тармагы буенча иң көнүзәк проблемалар күтәрелә.
“Татнефть” ПАҖ генераль директоры Наил Маганов озатып йөргән делегация “Татнефть”нең, Казан федераль университетының (КФУ), “РИТЭК” АҖнең, “Кварт”, “Татпромхолдинг”, “ТНГ-Групп” фирмаларының, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының һәм башкаларның белешмә стендларын карады. Аларда нефть чыгару тармагында кулланыла торган алдынгы технологияләр, скважиналарны эшләтү, яңа яткылыкларны үзләштерү, шул исәптән бик үзле нефтьләрне чыгару буенча фәнни эшләнмәләр күрсәтелгән иде. Аннан соң нефть саммитының пленар утырышы үткәрелде. Докладлар белән Татарстан Президентының нефть тармагы мәсьәләләре буенча консультанты Ринат Мөслимов, Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан индустрия һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, “Татнефть” ПАҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башкалар чыгыш ясады.
Саммитта әйтелгәнчә, бүген Татарстанда нефть тармагының барлык предприятиеләрендә экологик мәсьәләләр аерым игътибарда тора, табигать саклау программалары актив иңдерелә.
Министрлыкның матбугат хезмәте