Бүген Алексеевск районындагы Биләр тарих-археология музей-тыюлыгында, халыкара “Сәләт” белем бирү форумы кысаларында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында, “Эко-Татарстан” профильле мәйданчыгы ачылды.
Президент “Фәнсар” стационар фән-белем бирү үзәген, атмосфера һавасы пробаларын алып тикшерү буенча күчмә экологик лабораторияне, сөйләм технологияләре буенча ИТ-лабораторияне, медиа-үзәкне карады, “Экологик электростанция” семинарында катнашты. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре аны җиһазлар белән таныштырды, тирә-якны кош очар биеклектән 4К форматында күрсәтә торган интеллектуаль системалы Phantom 3 Professional квадракоптерын гамәлдә кулланып күрсәтте.
“Экология – киләчәгебез ул. Бүгенге көндә бездә инде тәҗрибәле, сорауларга җавап бирә ала торган белгечләр бар”, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Форумда катнашучы йөзләрчә кеше җәмәгать инспекторы булып язылды. Президентның әйтүенчә, әйләнә-тирәлекне саклау эшенә яшьләрне мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итәргә кирәк. Яшьләр корылтаенда быел яшь буынга экологик тәрбия бирүгә басым ясала.
“Рухи экологиядән табигать экологиясенә” дип аталган форумны оештыручылар Биләр музей-тыюлыгын арытаба үстерү турында фикер алышырга, Татарстан һәм Россиянең алдынгы экспертлары һәм галимнәре катнашында мастер-класслар, квестлар, иҗади чаралар, әдәби укулар, интеллектуаль-спортив ярышлар үткәрергә, Рус географик җәмгыяте белән бергә Кече Чирмешән елгасын тикшерергә ният итә. Профильле экологик чатыр, күп профильле белем бирү лабораторияләре корылган. Белем бирү программасы “IT”, “Шәхси нәтиҗәлелек”, “Карьера һәм уңыш белән идарә итү”, “Үзен яса”, “Эко-Татарстан” дигән биш эре блоктан тора.
Бу форум инде 20нче тапкыр, шул исәптән 5нче тапкыр халыкара кимәлдә үткәрелә. Быел аңа Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән 3500 кеше – предмет олимпиадаларында, фәнни конкурсларда җиңгән мәктәп балалары, 1000нән артык студент, 200дән артык чит ил вәкиле, 200дән артык хөрмәтле кунак, 200дән артык “Сәләт” хәрәкәте ветераны, 100ләп журналист җыелды.
Министрлыкның матбугат хезмәте