Әлмәттә Яшь геологларның III республика кыр олимпиадасы ачылды

2016 елның 13 июле, чәршәмбе

Бүген Әлмәт районындагы “Дуслык” балалар савыктыру лагерында, Татарстан Прези­денты Рөстәм Миңнеханов катнашында, Яшь геологларның III ачык кыр олимпиадасын ачу тантанасы булып узды. Чарада шулай ук Россия табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Җир асты байлыкларыннан файдалану федераль агентлыгы җитәкчесе Евгений Киселев, Россия энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, “Татнефть” ПАҖ генераль директоры Наил Маганов катнашты.

Олимпиада 11-17 июльдә үткәрелә, максаты – сәләтле балаларны ачыклау, аларга һөнәр сайлауда булышу, геология фәненең иң яхшы традицияләрен пропагандалау. Анда Татар­станнан биш команда, Кырымдагы Бакчасарай районы командасы, Казахстанның Усть-Каменогорск шәһәре командасы катнаша. Профильле нәүбәт барышында балалар нефть геологиясе нигезләрен һәм башкаларны өйрәнәчәк, минералогия, палеонтология, радио­метрия ярышларында һәм конкурсларында катнашачак.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International