Сулык саклау зоналары елы кысаларында үткәрелгән зур күләмле реконструкциядән соң Әлмәт шәһәре күлендә туризм һәм ял зонасы ачылды.
Зонаны ачу тантанасында Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев: “Татарстан федераль округның иң күп сулы төбәге булып тора. Бездә күлләр генә дә 8 меңләп. Су ресурслары теләсә нинди территориянең уңайлык күрсәткече булып тора, халыкның, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының яшәеше аларның торышына, күләменә, кулланыш режимына бәйле. Безнең максат – үзенчәлекле табигать зоналарын халык ял итә торган урыннарга әйләндерү”, – дип белдерде.
“Петуховка бистәсендә канализация базлары герметикланды, берничә тапкыр су пробаларын анализлау күлгә юынты ташлауның бетүен күрсәтә. Соң чик нормалардан узып ашулар теркәлмәде, су санитар-гигиеник нормативларга туры килә. Сулыкны чистарту, кислород белән туендыру һәм авыр металларны окисьлаштыру, суның “чәчәк атуын” булдырмау максатыннан шәһәр күлендә бер күзәнәкле хлорелла суүсеме үрчетеләчәк. Ул шулай ук патоген микрофлораны юкка чыгара”, – диләр Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсенең махсус аналитик контроль инспекциясе белгечләре.
Әлмәт район башлыгы Айрат Хәйруллин: “Республикада гына түгел, бөтен илдә дә бу үзенчәлекле ял зонасына тиңнәр юк. Ул әлмәтлеләрнең яраткан ял итү урынына, шәһәрнең бер яменә әверелер, үзенә туристларны да җәлеп итәр дип ышанабыз”, – дип белдерде.
Күл янындагы паркта исә балалар өчен уен урыннары, волейбол мәйданчыклары, скалодром, баулар паркы, прокатка катамараннар бирү пункты, кафе, кабельле вейкбординг корылган. Кыш көне парк тау чаңгычылары һәм сноубордистлар өчен күнегү мәйданы булып хезмәт итәчәк.
Министрлыкның матбугат хезмәте