Балыкчы көнен балык хуҗалыгы предприятиеләре, балык саклау службалары хезмәткәрләре, шулай ук балык тотуны барлык бүтән ял төрләреннән өстен күрүче, буш вакытын рәхәтләнеп су буенда, тыныч табигатьтә үткәрүче меңнәрчә Россия һәм Татарстан гражданы билгеләп үтә. Безнең бу заманда республиканың балыкчылык тармагы халыкның азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүдә зур роль уйный, ә биологик су ресурсларын саклау һәм арттыру, аларны нәтиҗәле һәм рациональ куллану стратегик әһәмияткә ия. Балыкчыларның, балык үрчетүчеләрнең һәм балык саклау органнарының уртак эшчәнлеге балык тотуны да арттырыр, шул ук вакытта табигый байлыкларны киләчәк буыннар өчен сакларга да булышыр дип ышанам. Барлык балыкчыларга, аларның гаиләләренә, тармак ветераннарына чын күңелдән ныклы сәламәтлек, гаилә җылысы, бәхет һәм иминлек телим! Тормыш давыллары сезне урап үтсен, ә уңышлар юлдаш булсын!