Сәләт эко-проекты: 6 меңләп сәләтле бала һәм үсмер экологик белемнәр алачак

2016 елның 8 июле, җомга

10 июльдә Биләр музей-тыюлыгы территориясендә Яшьләрнең V халыкара “Сәләт” белем форумы ачыла. Анда Татарстанның барлык районнарыннан, уннарча Россия төбә­геннән, якын һәм ерак чит илләрдән килгән 6 меңләп сәләтле бала һәм үсмер экологик белемнәр алачак. Быелгы форумның төп темасы – “Күңел экологиясеннән табигать экологиясенә”.

Экология министры Фәрит Габделганиев: “Министрлыкның бер бурычы – “Сәләт”тә катнашучыларны җәмәгать инспекторы булырга, ирекле нигездә министрлыкка ярдәм итәргә күндерү. Без җәй азагына кадәр Экология министрлыгында төзелә торган админи­стратив эшләрнең һәм алтынчысы җәмәгать инспекторлары биргән белешмәләргә нигез­ләнә башлар дип көтәбез”, – дип белдерде.

Форумның чатырлар шәһәрчегендә чүп-чарны аерым җыю оештырылачак. Аерым бер чатыр экология һәм әйләнә-тирәлеккә сак караш темасына багышлап корыла. Тагын бер яңалык – махсус велосипед-генератор ярдәмендә һәм теләүче үзенең мобиль телефонын корылмалый алачак. Шулай ук “мобиль эко-каралты” дигән инсталляция оештырылачак.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International