13 июльдә Татарстанда «Чиста яр» акциясе башлана

2016 елның 12 июле, сишәмбе

13 июньдә Татарстанда яр буйларын җыештыру акциясе башлана. Анда муниципаль хакимият, җирле үзидарә органнары вәкилләре, иреклеләр һәм җәмәгать оешмалары активистлары, студентлар һәм мәктәп коллективлары, төрле структуралар һәм тармаклар вәкилләре, битараф булмаган бүтән кешеләр катнашачак. Чараны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә үткәрә. Максаты – сулыкларның яр буйларында санитар тәртип урнаштыру, халыкның активлыгын күтәрү. “Чиста яр” акциясе 23 июльгә кадәр барачак.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International