15 сентябрьдә урманнарның уңай санитар-экологик торышын саклауга, халыкта әйлә- нә-тирәлеккә һәм табигый байлыкларга сак караш тәрбияләүгә юнәлтелгән “Татарстанның чиста урманнары” акциясе башлана. Мондый акцияләрдә гадәттә табигать саклау тармак- лары, иреклеләр, “ЧистаБулыр” экологик хәрәкәте активистлары, яшьләр, эшче-хезмәт- кәрләр, халык актив катнаша.
22 сентябрьдә бөтен дөньяда “Автомобильсез көн” үткәрелә, ул автомобильләрнең әй- ләнә-тирәлеккә тискәре йогынтысын искәртү һәм халыкны альтернатив хәрәкәт чаралары: җәмәгать транспорты, велосипед куллануга этәрү максатын күздә тота. Көннең төп шига- ре: “Шәһәр – кешеләр тирәлеге, яшәү тирәлеге”. Традиция буенча, “Автомобильсез көн”дә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре эшкә җәмәгать транспортында я велосипедта киләчәк.
Калугада 15 сентябрьдә үткәреләсе “Әйләнә-тирәлекне саклау һәм табигатьтән рацио- наль файдалану: бүгенге торыш һәм үсеш юнәлеше” икенче халыкара экология форумын- да катнашуга гаризалар 9 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Форумда су, урман ресурсларын саклау һәм куллану, яңа экологик технологияләр иңдерү, экологик туризмны үстерү, экологик белем һәм тәрбия бирү проблемалары тикшереләчәк. Тәҗрибәле спикерлар уңышлы гамәлләре һәм тормышка ашырылган программалары турында сөйләячәк.
Бүген Казанның 3нче гимназиясендә, “Мәктәбеңә булыш” акциясе кысаларында, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, укучылар һәм укытучылар эко-аллеяга нигез салды. “Мин мәктәптә укыган елларда мондый чаралар еш үткәрелә, экологик тәрбиягә зур игътибар бирелә иде. “Эко-сукмак” дигән шөгыльләрне яхшы хәтерлим. Традицияләрне дәвам итәргә кирәк. Һәр агачны карап үстерергә бер укучы билгеләнсен. Гимназия шәһәр үзәгендә утыра, ә бүген без утырткан агачлар бертөрле экран булып, һаваны да чистартыр, шау-шуны да йотар”, – дип белдерде үзе дә шушы, элек 3нче экологик лицей дип аталган мәктәпне бетергән министр. “Бу идеяне Экология министрлыгы яз көне үк биргән иде, – ди гимназия директоры Александр Морозов, – һәм менә бүген ул чынга ашты.
“2012 – 2020 елларда Россия Федерациясендә су хуҗалыгы комплексын үстерү” дигән федераль максатчан программа кысаларында, сулык ярларын җыештыру максатыннан үткәрелә торган “Россия суы” бөтенроссия акциясе сентябрь азагынача озайтылды. Кече елга һәм сулык ярларын җыештыру, шулай итеп, 2016 елның 1 июненнән 30 сен- тябренә кадәр үткәрелә. Анда илнең барлык төбәкләрендә 500 меңләп кеше катнашыр дип көтелә. Бүгенгәчә җыештырулар 75 төбәктә үткәрелгән.
7 сентябрьдә 10.00дә Казан ярминкәсенең “Кама” конференц-залында Татарстанның беренче әйләнә-тирәлекне саклау министры Анатолий Иванович Щеповских истәлегенә багышланган “Индустриаль экология һәм куркынычсызлык” ХI бөтенроссия фәнни-гамә- ли конференциясе үткәрелә. Бу чараны ел саен, Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы үткәрә. Конфе- ренциядә ел саен Россия Федерациясенең әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге алдынгы галимнәре һәм практиклары катнаша. Быел Конференциянең төп темаларыннан берсе – атмосфера һавасын саклау булачак. Татарстандагы һәм илнең бүтән төбәкләрендәге эре индустрия предприятиеләре вәкилләре катнашыр дип көтелә.
Экология белән кызыксынучылар “Яшьләр Мәскәү табигате яклы” программасы кысаларында үткәрелә торган әйләнә-тирәлекне саклау буенча өйрәнү-тикшеренү проектлары конкурсында катнашырга чакырыла. Чара яшьләрне экологик проблемаларны чишүгә, фәнни һәм практик табигать саклау эшләренә җәлеп итү максатыннан үткәрелә. Конкурс эшләренең номинацияләре:
– экологик проблемаларны
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Белем көнендә 4нче Алабуга гимназиясенең 5нче классында укучылар өчен эко-дәрес үткәрде, анда Экология министрлыгының эшчәнлеге турында сөйләде. “Бүген без, экологлар, “Чисталык дәресләрен” башлыйбыз, ул үзенчәлекле акциядә балаларга әйләнә-тирәлеккә сак караш, табигать белән килешенеп яшәү, табигатькә йогынтыларны киметү турында сөйлибез. Ул дәресләргә балалар үзләре дә кызыксынып катнаша. Шундый дәресләр аркасында, бәлки, бүгенге күп кенә проблемалар киләчәктә инде чишелгән булыр. Ә кичә без II “Мәктәп экопатруле” республика конкурсына йомгак ясадык. 2015-2016 уку елында укучылардан рөхсәтсез чүплекләр турында 5 меңнән артык хәбәр кергән. Бүген III конкурс башлана. Чүплекләрне фотога төшереп салучы балалар үзләре дә табигатькә зыян салмас дип ышанам”, – дип белдерде министр Фәрит Габдел- ганиев дәрес соңында.
Экологлар Казанның 4нче махсус коррекцион интернат-мәктәбендә узган Белем көне тантанасында катнашты. Матур бизәлгән актлар залында фанфаралар яңгырады, линейка үткәрелде, беренче кыңгырау шалтырады. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлегенең башкаручы белгече Елена Гыйльмеҗанова да үзенең котлау сүзләрен әйтте.
Татарстанда III “Мәктәп экопатруле” республика конкурсы башланды. Ул өченче ел рәттән үткәрелә. Аның буенча, мобиль телефоны булган һәр мәктәп укучысы буш вакы- тында чүплекләрне фотога төшереп, Татарстан Информатизация һәм элемтә министрлы- гының колл-үзәге фильтры аша Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министр- лыгына җибәрә ала. Анда исә һәр укучы, мәктәп, муниципалитет буенча статистика төзе- лә. Теркәлгән һәр чүплек буенча табигать саклау органнары күзәтчелек чаралары күрә, фото салган укучыга чүплекне бетерү турында хәбәр ителә.