Казан интернат-мәктәбендә экологик белемнәр дәресе үткәрелде

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Экологлар Казанның 4нче махсус коррекцион интернат-мәктәбендә узган Белем көне тантанасында катнашты. Матур бизәлгән актлар залында фанфаралар яңгырады, линейка үткәрелде, беренче кыңгырау шалтырады. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлегенең башкаручы белгече Елена Гыйльмеҗанова да үзенең котлау сүзләрен әйтте. Бәйрәм тантанасыннан соң 1нче класс укучылары өчен экологик белемнәр дәресе үткәрелде. Илле еллык тарихы булган, “Сәләтле балалар – Россиянең киләчәге” дигән энциклопе- диягә дә кертелгән, экологик акцияләрдә һәм конкурсларда һәрчак актив катнашучы бу мәктәп белән Министрлык инде 15 ел хезмәттәшлек итә.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International