Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Белем көнендә 4нче Алабуга гимназиясенең 5нче классында укучылар өчен эко-дәрес үткәрде, анда Экология министрлыгының эшчәнлеге турында сөйләде. “Бүген без, экологлар, “Чисталык дәресләрен” башлыйбыз, ул үзенчәлекле акциядә балаларга әйләнә-тирәлеккә сак караш, табигать белән килешенеп яшәү, табигатькә йогынтыларны киметү турында сөйлибез. Ул дәресләргә балалар үзләре дә кызыксынып катнаша. Шундый дәресләр аркасында, бәлки, бүгенге күп кенә проблемалар киләчәктә инде чишелгән булыр. Ә кичә без II “Мәктәп экопатруле” республика конкурсына йомгак ясадык. 2015-2016 уку елында укучылардан рөхсәтсез чүплекләр турында 5 меңнән артык хәбәр кергән. Бүген III конкурс башлана. Чүплекләрне фотога төшереп салучы балалар үзләре дә табигатькә зыян салмас дип ышанам”, – дип белдерде министр Фәрит Габдел- ганиев дәрес соңында. “Чисталык дәресләре” уку елы эчендә Татарстанның барлык мәгариф оешмаларында үткәреләчәк.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте