III «Мәктәп экопатруле» республика конкурсы башланды

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда III “Мәктәп экопатруле” республика конкурсы башланды. Ул өченче ел рәттән үткәрелә. Аның буенча, мобиль телефоны булган һәр мәктәп укучысы буш вакы- тында чүплекләрне фотога төшереп, Татарстан Информатизация һәм элемтә министрлы- гының колл-үзәге фильтры аша Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министр- лыгына җибәрә ала. Анда исә һәр укучы, мәктәп, муниципалитет буенча статистика төзе- лә. Теркәлгән һәр чүплек буенча табигать саклау органнары күзәтчелек чаралары күрә, фото салган укучыга чүплекне бетерү турында хәбәр ителә. Конкурсны үткәрү, фото- һәм видеохәбәрләр салу өчен iOS я Android операцион системалары базасындагы мобиль телефон кушымтасы кулланыла. Аның ярдәмендә, үзенең https://edu.tatar.ru/ порталындагы шәхси кабинеты логинын кулланып, укучы Конкурста теркәлергә тиеш. Конкурста 1-11 класс укучылары катнаша ала. Конкурсның максатлары: – Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында укучыларны әйләнә-тирәлекнең торышың яхшырту буенча практик эшкә җәлеп итү; – халыкка электрон төстә бирелә торган дәүләти һәм муниципаль хезмәтләрне популярлаштыру; – Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында укучыларда актив яшәү рәвеше тәрбияләү. ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International