22 сентябрь – бөтен дөньяда Автомобильсез көн

2016 елның 6 сентябре, сишәмбе

22 сентябрьдә бөтен дөньяда “Автомобильсез көн” үткәрелә, ул автомобильләрнең әй- ләнә-тирәлеккә тискәре йогынтысын искәртү һәм халыкны альтернатив хәрәкәт чаралары: җәмәгать транспорты, велосипед куллануга этәрү максатын күздә тота. Көннең төп шига- ре: “Шәһәр – кешеләр тирәлеге, яшәү тирәлеге”. Традиция буенча, “Автомобильсез көн”дә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре эшкә җәмәгать транспортында я велосипедта киләчәк. Акциягә экологик хәрәкәтләр һәм оешмалар активистлары, табигатькә битараф булмаган бүтәннәр дә кушыла ала. Уртача бер автомобиль атмосферага тәүлегенә 5-6 кг пычраткыч матдә чыгара.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International