“2012 – 2020 елларда Россия Федерациясендә су хуҗалыгы комплексын үстерү” дигән федераль максатчан программа кысаларында, сулык ярларын җыештыру максатыннан үткәрелә торган “Россия суы” бөтенроссия акциясе сентябрь азагынача озайтылды. Кече елга һәм сулык ярларын җыештыру, шулай итеп, 2016 елның 1 июненнән 30 сен- тябренә кадәр үткәрелә. Анда илнең барлык төбәкләрендә 500 меңләп кеше катнашыр дип көтелә. Бүгенгәчә җыештырулар 75 төбәктә үткәрелгән. Акция өчен елын үткәрелә. 2014 һәм 2015 елларда ул “Елга-күлләребезгә – чиста ярлар” исеме астында узды. 5 меңнән ар- тык сулык, шул исәптән Идел, Дон, Обь, Енисей, Амур елгалары, Байкал күле чистар- тылды. Акциядә катнашучылар саны һәм җыелган калдыклар күләме октябрь аенда билгеле булачак. “Россия суы” акциясе, су җитешмәүне бетерү һәм су басулардан саклану белән беррәт- тән, халыкка сулыкларны чиста тотуның әһәмиятен аңлатуны стратегик максат итеп куя. Акциянең яңалыклары һәм соңгы җыештырулар буенча фото-хисаплар http://voda.org.ru рәсми сайтында урнаштырыла. Июль аенда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы бу акцияне Татарстанның да барлык районнарында үткәрде.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте