7 сентябрьдә Казанда А.И.Щеповских ис. «Индустриаль экология һәм куркынычсызлык» ХI бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә

2016 елның 2 сентябре, җомга

7 сентябрьдә 10.00дә Казан ярминкәсенең “Кама” конференц-залында Татарстанның беренче әйләнә-тирәлекне саклау министры Анатолий Иванович Щеповских истәлегенә багышланган “Индустриаль экология һәм куркынычсызлык” ХI бөтенроссия фәнни-гамә- ли конференциясе үткәрелә. Бу чараны ел саен, Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы үткәрә. Конфе- ренциядә ел саен Россия Федерациясенең әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге алдынгы галимнәре һәм практиклары катнаша. Быел Конференциянең төп темаларыннан берсе – атмосфера һавасын саклау булачак. Татарстандагы һәм илнең бүтән төбәкләрендәге эре индустрия предприятиеләре вәкилләре катнашыр дип көтелә. Чара кысаларында түбәндәге мәсьәләләр тикшереләчәк: Әйләнә-тирәлеккә мониторинг: – әйләнә-тирәлеккә мониторингның региональ системалары; – әйләнә-тирәлеккә мониторингның җитештерү системалары; Экотехнологияләр: – әйләнә-тирәлекне саклау буенча инновацион технологияләр, техника һәм җиһазлар; – индустриаль һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе экологиясе; Әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә дәүләти көйләүләр: – төбәкләр тәҗрибәсе; – экономик үсеш шартларында яңа чишелешләр; Урбанизацияләнгән территорияләр экологиясе: – мегаполисларның хәзерге торышы һәм үсеш тенденцияләре. Теркәлү 9 сәгать 00 минутта башлана. Конференция йомгаклары буенча хезмәтләр җыентыгы бастырылачак. Иң яхшы телдән доклад авторлары А.И.Щеповских медальләре белән бүләкләнәчәк.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International