15 сентябрьдә Калугада «Әйләнә-тирәлекне саклау һәм табигатьтән рациональ файдалану: бүгенге торыш һәм үсеш юнәлеше» икенче халыкара экология форумы үткәрелә

2016 елның 5 сентябре, дүшәмбе

Калугада 15 сентябрьдә үткәреләсе “Әйләнә-тирәлекне саклау һәм табигатьтән рацио- наль файдалану: бүгенге торыш һәм үсеш юнәлеше” икенче халыкара экология форумын- да катнашуга гаризалар 9 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Форумда су, урман ресурсларын саклау һәм куллану, яңа экологик технологияләр иңдерү, экологик туризмны үстерү, экологик белем һәм тәрбия бирү проблемалары тикшереләчәк. Тәҗрибәле спикерлар уңышлы гамәлләре һәм тормышка ашырылган программалары турында сөйләячәк. Шулай ук экологик куркынычсыз продукция җитештерүдә яңа фәнни казанышлар күргәзмәсе эшләячәк. Форум турында тулырак белешмәләр Калуга өлкәсе хакимиятенең http://www.admoblkaluga.ru/main/ рәсми порталына салынган. Форумда катнашу – үзеңне халыкара кимәлдә күрсәтү, тематик секцияләрдә чыгыш ясау, халыкара экологик культура формалаштыруга үз өлешеңне кертү форсаты ул. ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International