3нче Казан гимназиясендә эко-аллея барлыкка килде

2016 елның 3 сентябре, шимбә

Бүген Казанның 3нче гимназиясендә, “Мәктәбеңә булыш” акциясе кысаларында, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, укучылар һәм укытучылар эко-аллеяга нигез салды. “Мин мәктәптә укыган елларда мондый чаралар еш үткәрелә, экологик тәрбиягә зур игътибар бирелә иде. “Эко-сукмак” дигән шөгыльләрне яхшы хәтерлим. Традицияләрне дәвам итәргә кирәк. Һәр агачны карап үстерергә бер укучы билгеләнсен. Гимназия шәһәр үзәгендә утыра, ә бүген без утырткан агачлар бертөрле экран булып, һаваны да чистартыр, шау-шуны да йотар”, – дип белдерде үзе дә шушы, элек 3нче экологик лицей дип аталган мәктәпне бетергән министр. “Бу идеяне Экология министрлыгы яз көне үк биргән иде, – ди гимназия директоры Александр Морозов, – һәм менә бүген ул чынга ашты. Парк, аллея, скверларның арта торуы куанычлы. Безнең укучылар, әлбәттә, бу агачларны әйбәт карап үстерер.” Быел 1 сентябрьдән гимназия шулай ук чүп-чарны сортлап җыюга күчкән. Төрле кал- дыклар өчен аерым контейнерлар куелган. ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International