ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2017 ел
җомга

“Чыннан да Сез мине, башкалада яшәүчене, башкаланың экологиясе начарлануга китерә торган карарлар кабул итәр дип уйлыйсызмы. Бөтенләй абсурд. Без үзебезнең яхшы мохиттә яшәвебез яклы. Бүгенге көндә алып барыла торган эш, шул исәптән табигать саклау хезмәтләренең гаять зур эше, яшәү мохитен безнең республика дәрәҗәсендә, Татарстан дәрәҗәсендә булырга тиешле яшәү сыйфатына тәңгәл китерүгә юнәлтелгән”, - дип аңлатама бирде бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада чүп яндыру заводы төзү карары турында. 

Бүген Татарстанда бөтен Россиядән табигать саклау ведомстволары җитәкчеләре җыелды. Иннополиста Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Хлопонин катнашында Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт коллегиясенең “Ростабигать күзәтчелегенең 2016 елдагы эше йомгаклары һәм 2017 елга бурычлар турында” киңәйтелгән утырышы узды. Мероприятиедә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев,

Бүген Татарстанда Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт коллегиясе утырышы була. анда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Хлопонин катнашачак. Ростабигать күзтчелегенең 2016 елдагы эше һәм бу елга эшчәнлекнең төп юнәлешләре турында Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Артем Сидоров сөйләячәк. Мероприятиедә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,

Татарстанда Казанның “Санкт-Петербург” Волейбол үзәгендә Россиядәге Экология елына багышланган волейбол турниры узды. Анда бөтен Россиядән табигать саклау ведомстволары вәкилләре катнашты. Уенга Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты командасы да куәт бирде. Ростабигать күзәтчелегенең Үзәк аппараты командасында – Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Артем Сидоров, Татарстанның Экология министрлыгы уенчылары арасында – министр Фәрит Габделганиев.


6
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанда Ростабигать күзәтчелегенең барлык территориаль органнары җитәкчеләре җыелды. Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Артем Сидоров 2016 ел йомгаклары буенча Казанда киңәшмә уздыра.

Алабуга мәктәпләре укучылары әйләнә-тирә мохиткә ярдәм кулы сузарга әзер. Санитар-экологик икеайлык кысаларында укучылар туган шәһәрләрендә табигать саклау мероприятиеләре уздырачак: территорияләрне чүптән чистарту буенча өмәләр, агачлар утырту буенча һәм икенчел куллану өчен калдыклар җыю буенча акцияләр, кече яшьтәге укучылар өчен табигать белеме буенча мавыктыргыч дәресләр. 

Заманның экологик проблемаларын Арча укучылары студентларның һәм мәктәп укучыларының “Фән һәм без” фәнни-гамәли конференциясе кысаларында тикшерде. Актуаль мәсьәләләр - әйләнә-тирә мохитнең пычрануы, табигый ресурсларны рациональ файдаланмау, легаль булмаган чүплекләр барлыкка килү. Яшь эзләнүчеләр әйләнә-тирә мохит турында докладлар гына ясап калмады, ә экологик проблемаларны хәл итү юлларын да тәкъдим итте. 


5
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Буаның мәктәпкәчә яшьтәге балалары “ЭКОЯЗ2017” экологик конкурсында катнаштылар. Табигать саклау мероприятиесен балалар бакчасы тәрбиячеләре Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре белән бергә үткәрде. 

Алма төшәр урын да юк. Күргәннәрдән беренче кичерешләр нәкъ шундый. Авангардная, 91 адресы буенча яшәүчеләр чүплекне үзләренең тәрәзә алдында ук ясаган. Шешәләр, тартмалар, пакетлар һәм башка көнкүреш калдыклары. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторларының Казан шәһәре Идел буе районы буенча рейдлары күңелсез картина белән башланды. Ачыкланганча, туган ишегалларының кыяфәтен якын-тирә йортларда яшәүчеләр үзләре боза.


4
апрель, 2017 ел
сишәмбе

“Иң актив мәктәп” шәһәр конкурсы җиңүчеләре исемнәре билгеле булды. Казанда “яшел фитнес” социаль-спорт хәрәкәте тарафыннан оештырылган экологик конкурсның килеп катнаша торган этабы узды. Читтән торып үткәрелгән этап мероприятиеләрендә иң актив катнашкан 11 команда КДАТУның “Строитель” спорт комплексында үзләренең финал чыгышларын тәкъдим итү өчен җыелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International