Алма төшәр урын да юк. Күргәннәрдән беренче кичерешләр нәкъ шундый. Авангардная, 91 адресы буенча яшәүчеләр чүплекне үзләренең тәрәзә алдында ук ясаган. Шешәләр, тартмалар, пакетлар һәм башка көнкүреш калдыклары. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторларының Казан шәһәре Идел буе районы буенча рейдлары күңелсез картина белән башланды. Ачыкланганча, туган ишегалларының кыяфәтен якын-тирә йортларда яшәүчеләр үзләре боза. Бу тәртипсезлекләрнең гаеплеләре якындагы чокырны чүп белән тутырган. Кайберләре чүпне гомумән тәрәзәдән генә ыргытырга гадәтләнгән – пакетлар агачларда эленеп кала бирә. Ә каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен контейнер шунда гына – йорт ишегалдында. Аеруча “ялкауларны” инспекторлар административ җаваплылыкка тартачак. “Пакетларның хуҗаларын чүпнең морфологиясе буенча ачыклау авыр түгел, - диде ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Үзәк ТИнең II разрядлы өлкән белгече Анна Апаева. – Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә, экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәгән өчен, калдыкларны санкциясез урыннарда ташлаган өчен, төзекләндерү кагыйдәләрен бозган һәм җирне бозган өчен РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 8.2 маддәсе, 8.6 маддәсенең 2 өлеше һәм Административ хокук бозулар турында ТР кодексының 3.6 маддәсе буенча җәзалар каралган”, - дип аңлатты ул. Биредә яшәүчеләр сүз бирде – якын арада өмә үткәреп, территорияне тәртипкә китерәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда санитар-экологик икеайлык уза, ул 1 апрельдә старт алды. Ике ай эчендә республика территорияләре халыкның экологик һәм санитар-эпидемиологик куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирә торган хәлгә китереләчәк. Төп игътибар калдыкларны санкциясез урнаштыру урыннарын ачыклауга һәм аларны юк итүгә биреләчәк. Ачыкланган чүплекләр турында мәгълүмат, аларны юк итү буенча чаралар күрү өчен, оператив рәвештә муниципаль районнарның башкарма комитетларына җибәреләчәк.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте