ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

“Кара казучылар”га карата РФ ҖКның 246 маддәсе буенча (“Эшләр башкарганда, әйләнә-тирә мохитне саклау кагыйдәләрен бозу”) җинаять эше кузгатылды. Казанның Идел Буе районы территориясендә – Куйбышев сусаклагычының су саклау зонасында Дубки-2 тирәсендә файдалы казылма чыгару җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиясез алып барыла. 

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында хезмәткәрләрне «Хезмәт һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комлексының аерымлык билгеләре белән бүләкләделәр. «ГТО»ның алтын билгесе иясе – министр Фәрит Габделганиев.

Шулай ук алтын билгеләр белән бүләкләнделәр:

- Инсаф Галиуллин, инвестиция-инновация эшчәнлеге буенча министр урынбасары;

- Айваз Закуанов, министр ярдәмчесе;

- Альберт Шубин, әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсе башлыгы;

- Шамил Сәлимгәрәев, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге башлыгы;

- Татьяна Ахманова, углеводород чималы геологиясе башлыгы;

 

Бу көннәрдә Түбән Камада “яшел трамвай” акциясе узды. Анда Балалар экология-биология үзәгендә тәрбияләнүчеләр, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре катнашты. Мероприятие республикада Экология һәм җәмәгать урыннары елы уздыруга багышланган. Акциядә катнашучылар биюле флэшмоблар үткәрде һәм халыкны өйләре янәшәсендәге территорияләрне санитар чистартуга пропагандалады.

“Калдыкларны табышка”. Түбән Камада икенчел чимал җыю буенча акция үткәрелде. 4 сәгать эчендә шәһәр кешеләре 3 тонна макулатура, 20 килограммнан артык пластик һәм калай банка җыйды. Җыелган барлык продукция Чаллыга пресслау һәм икенчел эшкәртү өчен җибәреләчәк. Акциянең максаты – кәгазь, пластик калдыкларны икенчел эшкәртүгә тапшыру һәм кыйммәтле табигый ресурсларны экономияләү генә түгел, ә халыкның игътибарын икенчел чималны эшкәртү проблемасына җәлеп итү.

ТР Буа шәһәренең М.Вахитов исемендәге гимназиясендә “Мәктәптә һәм вузда экология-туган якны өйрәнү буенча эзләнү эшчәнлеген оештыру” темасына II төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Анда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары катнашты. Конференция алты секция буенча узды:

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына Яшел Үзән муниципаль районы Октябрьск авыл җирлегенең Займище авылы тирәсендә Идел елгасы култыгында балыклар үлүе турында мәгълүмат керде. Сәбәпләрне ачыклау өчен, оператив эш төркеме оештырылды, аның составына ТР буенча Ростабигать күзәтчелеге, ТР буенча Россия балыкчылык идарәсе, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре керә.

#ЭКОяз2017 акциясенә Азнакай гимназиясе укучылары кушылды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре белән бергә алар «Хәсән чишмәсе» территориясен чистарттылар һәм төзекләндерделәр. Апрельнең беренче декадасында Азнакайның җәмәгать урыннарында өмәләр уздырылды.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре булачак педагоглар өчен дәрес үткәрде. Алабуга педагогия университетының биология факультеты студентларын Министрлык эшчәнлеге юнәлешләренең берсе – үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирү өлкәсендә эш белән таныштырдылар. Ык буе ТИ белгечләре билгеләп үткәнчә, үсеп килүче буынга экологик белем һәм тәрбия бирүгә министрлык тарафыннан зур игътибар бирелә.


8
апрель, 2017 ел
шимбә

“Икеайлыкның беренче атнасы эчендә барлык күзәтчелек органнары тарафыннан республика буенча барлыгы 459 закон бозу очрагы теркәлде, 288 беркетмә төзелде. Калдыкларны урнаштыруның 210 санкциясез урыны ачыкланды, 92 юк ителде. 3нче апрельдә беренче тапкыр авиация белән очып күзәтү булды, сәнәгать предприятиеләре, капиталь төзелеш объектлары, Казан шәһәренә орынып торган территорияләр һәм республиканың 5 муниципаль районы (Лаеш, Яшел Үзән, Биектау, Балык Бистәсе, Питрәч) инспекцияләнде.

#ЭКОяз2017 Казанның Киров һәм Мәскәү районнары урамнарында “Чиста ишегалды” акциясе белән башланып китте. Дистәләгән йортларның яшәүчеләре янәшә территорияләрдә чисталык урнаштырды. Җыештыру күңел ачу программасы белән үрелеп барды. Эш кораллары белән җирле администрациядә тәэмин иттеләр. Активистларга Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов та кушылды. Уртак көч белән территорияне чүптән чистарттылар, җирне чәчәкләр һәм агачлар утырту өчен әзерләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International